Милли китапханә «Җанлы китаплар» проектына чакыра
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 4 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә чыгарылыш яшендәге мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны «Җанлы китаплар» проекты очрашуына чакыралар.
Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Җанлы китаплар» — ул төрле юнәлешләр буенча төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә укып чыккан шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге.
Теркәлү өчен сылтамадан узып теркәлегез.