Түбән Камада ремонтлана торган тротуарда начар күрүчеләр өчен махсус билгеләр куела
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Түбән Кама медицина көллиятеннән Яшьлек һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамына кадәр маршрут буенча ремонт эшләре алып барыла. Юлның бу участогында асфальт катламын һәм бордюрларны алмаштыралар, күрмәүче яки начар күрүче кешеләр өчен тактиль плитка урнаштыралар.
Маршрут буенча көн саен бик күп студентлар уза, күзләре начар күрүче бу яшьләр — медицина массажына укучы белгечләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Юлда ремонт үткәрү тәкъдимен узган ел «Рубаха» оешмасы һәм студентлар үзләре керткән иде.
Уңайлы мохит булдыру һәм күрү буенча инвалидлар өчен җәяүлеләр тротуарларын ремонтлау республика бюджеты хисабына үткәрелә.