Әлки районы үзәгендә электрүткәргечләрне яңарталар
(Әлки, 25 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Әлки районы үзәгендә югары көчәнешле электрүткәргечләрнең күбесе шактый иске, тузган хәлдә иде. Район электр челтәрләре җитәкчелеге аларны яңарту мәсьәләсен республика «Челтәр компаниясе» алдында күтәргән. Анда исә әлеге эшне хуплап, аны август, сентябрь, октябрь айларында башкаруны планлаштырганнар. Базарлы Матактагы күп кенә урамнарга яңа электр баганалары кайтарылган. Электрүткәргечләрне реконструкцияләү буенча зур күләмле эшләр Җиңүнең 40 еллыгы, Тукай, Яшьләр, Көньяк, Кыр, Шәйдуллин, Төзүчеләр һәм башка кайбер урамнарда башкарылачак. Баганаларга яңа төр изоляцияле үткәргечләр сузылачак. Мондый үткәргечләр төрле һава шартларында аз зыян күрә, тереклек өчен дә зарары бик аз. Район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, алар быел авылларда шактый күләмле эшләр башкарганнар. Сихтермә-Хузангай, Чуаш Шәпкәсе, Апак якларында югары вольтлы үткәргечләргә реконструкция ясалган. Бу күләмле яңарту эшләренә 28 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. «Базарлы Матакта үткәргечләрне яңарту эшләре барышында электр бирүне кыска вакытка туктатып торулар булачак. Кулланучылар мондый уңайсызлыкларны аңлап кабул итсеннәр иде», –ди Руслан Шәйхетдинов.