Казанда Россия Европа яшьләр парламенты сессиясе булды
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 20 һәм 21 августта Казанда Россия Европа яшьләр парламентының ROST EYP сессиясе узды. Анда Европа мәдәнияте һәм иҗтимагый дипломатия белән кызыксынучы иллегә якын яшь активист җыелды.
Сессиядә катнашучылар Россиянең Европа яшьләр парламенты эшчәнлеге белән танышты һәм «Белем бирүнең заманча трендлары һәм яшьләрне халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә җәлеп итү» дискуссиясендә катнашты. Аның кысаларында Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре экспертлар буларак чыгыш ясады. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, делегатлар «Яшьләрне локаль проектларда һәм инициативаларда катнашу өчен җәлеп итү», «Цифрлы чорда демократия», «Россиядә эчке туризм», «Россиядә тотрыклы үсеш һәм экологик иминлек хәрәкәте» темаларына багышланган кейс-чемпионатта катнашты.
Чара нәтиҗәләре буенча сессиядә актив катнашучылар Россия Европа яшьләр парламенты командасының төп составына сайлап алынды.