Алексей Песошин Арчада «Безнең ишегалды» программасы үтәлеше белән танышты
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Арча муниципаль районына эш сәфәре кылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Премьер-министры Арча шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Ул Зәйнуллин урамындагы ишегалды территориясендә булды, анда программа кысаларында юллар асфальтланган, тротуарлар булдырылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, тышкы яктырту челтәре ремонтланган, балалар өчен уен комплекслары, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштырылган. «Безнең ишегалды» программасы буенча Арча районында 94 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Быел 23 күпфатирлы йортны колачлаган 10 ишегалдында ремонт үткәреләчәк. Шулай ук Алексей Песошин район җирлекләре башлыклары белән очрашты, гражданнарны борчыган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Аннары ТР Премьер-министры М. Горький һәм Б. Урманче урамнарындагы социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 45 фатирлы яңа йортларда булды. ТР Хөкүмәте башлыгы җирле халык белән сөйләште, алар яңа мәктәп төзелеше турында сорадылар. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш алып барыла, Арчада мәктәп төзү мәсьәләсе игътибар белән каралачак. Шулай ук Алексей Песошин Зур урам һәм Совет мәйданын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Эшләр «2018-2022 елларга уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле федераль проекты кысаларында алып барыла.