Татарстанда томан һәм 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда уртача җылы һәм коры һава булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән төбәк буенча, шулай ук Казанда да томан төшәчәк. Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан исәчәк.
Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус, түбәнрәк урыннарда салкынрак булачак. Көндез +22…+27 градуска кадәр җылытачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУ галиме казанлыларга әбиләр чуагын кайчан көтәргә икәнлеген сөйләгән иде.