Россиядә биш айда хезмәт хакы кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 2021 елның биш ае нәтиҗәләре буенча Россиядә хезмәт хакы кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова секретариатына сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, хезмәт базарында вәзгыять уңай тенденцияләрне саклауны дәвам итә. Халыкара хезмәт оешмасының июнь нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 4,8 процентка кимегән. Шул ук вакытта төбәкләр һәм тармаклар буенча вазгыять бертөрле түгел. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда Россиядә эшсезләр саны 4, 321 млн чамасы кеше тәшкил иткән. Бу алдагы елгы күрсәткечләрдән 24,7 процентка күбрәк. 2020 елда эшкә яраклы халык арасында эшсезләрнең гомуми өлеше 5,9 процент тәшкил иткән.