Оборона министры Сергей Шойгу Казан Кремлендә үз эшләреннән торган күргәзмәне карады
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә үз эшләреннән торган күргәзмәне карады. Анда аның «Тормыш хакына иҗат» дип исемләнгән күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә барлыгы 100 эш тәкъдим ителгән: 83 картина һәм 17 агач эшләнмәләре. Шойгу «Ак Барс Арена» стадионын, «Татнефть Арена» боз сараен, Су спорт төрләре сараен карады. Аннары министр Губернатор сараенда булды һәм анда мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.