Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йорты чыгарылыш укучыларын котлады
![Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йорты чыгарылыш укучыларын котлады](https://tatar-inform.tatar/attachments/9914b07eb66809cee75f1a0123997b70ed8d558a/store/fill/780/440/bd95baa1e896c8c38041afbb021ea4a7d96e1531e5cc29280bf9329fa96e/baec951dcfe3a74224cb91abee29f5e3.jpg)
(Әлмәт, 30 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йортында узган тантаналы чарада катнашты. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга «Татнефть» компаниясе профком рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров, «Татбурнефть» директоры Альберт Исхаков та килгән иде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, биредә алар утыз сигез, шуларның дүртесе — чыгарылыш сыйныф укучылары-төрле дәрәҗәдәге иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда актив катнашучылар. 2020-2021 уку елында алар республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Тимур Нагуманов үз чыгышында балалар йорты коллективына көндәлек хезмәтләре, ярдәмчеллеге, шәфкатьлелеге өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. Намуслы хезмәте, мәгариф һәм тәрбия системасына керткән өлеше өчен директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Билалова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән тәрбияче Лилия Гатауллина бүләкләнде, ә музыкаль җитәкче Татьяна Миннекаевага Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Катнашучылар шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән котладылар, тәрбияләнүчеләргә нык сәламәтлек, яхшы билгеләр теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.