Казанның Боевая урамында берничә машина катнашында авария булу сәбәпле «бөке» җыелган
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Боевая урамында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Автомобильләр шәһәр ягына таба хәрәкәт итү полосасын тулысынча томалаган, урамда гаять зур «бөке» хасил була. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аварияне каршы як полосадан әйләнеп узарга туры килә.