Татарстанда кабат җил һәм +25 градуска кадәр җылы көтелә
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 август көнне, Татарстанда яңадан алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Төнлә һава температурасы 3-8 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 20-25 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.