Tat cult fest фестивале этномузыкантлар өчен яңа сәхнә ачты
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале быел тамашачысына өр яңа сәхнә тәкъдим итте. Мультимедиалы сәхнәдә этномузыкантлар һәм медиарәссамнар катнаш чыгышлар ясыйлар.
Казан Кремлендә традицион Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале бара. Фестиваль кысаларында ике сәхнә, мультимедиалы зона тәкъдим ителә, белем бирү мәйданчыгы, китап ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшли.
«Кабулханәләрнең икенче катында яңа сәхнә ачтык. Бу безнең яңалыгыбыз. Ә нигездә без үз алдыбызга булган сәхнәләребезне көчәйтү максатын куйган идек», — диде фестивальнең идея авторы һәм төп продюсеры Ильяс Гафаров.
Ул фестивальдә катнашучы һәр төркемнең төп сәхнәдә Мәскәү музыкантлары белән уйнавын ассызыклады. Мәсәлән, Juna төркеме Мәскәүнең легендар саксофончысы Сергей Летов белән уйный.
«Элек без төнге 12ләргә кадәр уйный идек. Хәзер кичке 10.00 сәгатьтән шул тавышланырга ярамый. Шуңа без бу вакытта эшебезне төгәллибез», = диде ул.
Фестивальнең хедлайнеры — Төркиядән Elektro Hafiz.