Рөстәм Миңнеханов мотоколонна башында Казан Кремленнән Ипподромга кадәр барды
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мотойөрештә катнашты. Чарада Россиянең барлык төбәкләре һәм чит илләрдән 600дән артык байкер катнашырга теләк белдерде.
«Рөстәм Миңнеханов „Урал“ мотоциклында Казан Кремленнән Ипподромга кадәр колоннаның башында барды», — дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.