Мөслим техникумы рестораторлар әзерли башлады
(Мөслим, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Мөслим-информ »). Политехника техникумында 2021-2022 уку елында 196 егет һәм кыз белем алачак. Шуларның 56сы беренче курска килде. Быел уку йорты өч яңа белгечлек тәкъдим итә: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны эксплуатацияләү, автотранспорт чараларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер эше. «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны эксплуатацияләү — урта звено белгечлеге. Әлеге белгечлек үз эченә тракторчы-машинист, „В“ һәм „С“ категорияләре буенча машина йөртүче һәм слесарь-ремонтлаучы һөнәрләрен ала. Уку вакыты — 3 ел 10 ай», — диде политехника техникумы директорының уку-производство эше буенча урынбасары Илгиз Җиһангиров. Пешекче-кондитерларны техникум моңа кадәр дә әзерли иде. Аерма шунда: хәзер әлеге белгечлекне алу өчен 3 ел 10 ай укырга кирәк һәм, укып чыккан очракта, егет-кызлар пешекче-кондитер эше мастеры квалификациясен ала. Рестораторлар булып чыгалар. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда пешекче һөнәрен сайлаучылар арасында егетләр дә шактый. Политехника техникумында бу юнәлештә белем алучыларның сигезе — егетләр! Яңа белгечлекләр беренче курска килүчеләргә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, пешекче-кондитер юнәлешендә дә укулар дәвам итә. «Мөмкинлекләр бар. Гыйлем алып, үз юлыгызны табыгыз. Эшче һөнәрләргә бүген ихтыяҗ зур. Сез сайлаган белгечлекләр буенча керемле эш табарга да, акча эшләргә дә була», — диде район башлыгы Рамил Муллин. Техникум директоры Илнар Миргалимов укучыларны авырлыклар алдында куркып калмаска өндәде.