Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе билгеләнде
(Әгерҗе, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе муниципаль районы Советы аппаратына яңа җитәкчесе билгеләнде. Ул — Альбина Хафиз кызы Сайдиәхмәтова.
Альбина Сайдиәхмәтова 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча — икътисадчы. Хезмәт юлын 1997 елда район социаль тәэмин итү бүлегендә белгеч буларак башлаган. 1999 елдан соңгы хезмәт юлы район хакимиятендә оештыру бүлеге белән бәйле. Биредә ул белгеч, әйдәп баручы белгеч вазифаларын башкара.
2002-2011 елларда — Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге әйдәп баручы белгече.
2011 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче Әгерҗе муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе.
Альбина Сайдиәхмәтова кияүдә. Ире Рамил белән ике бала үстерәләр.