Түбән Кама янгын сагы бүлегендә 24 яңа белгеч эшли башлады
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Түбән Кама филиалы отряды шәхси составын 24 белгеч тулыландырды. Бүген бүлекчә командирлары таныклыклар алды. Янгын сүндерүчеләр Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын саклаячак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Янгын сагы бүлекчәләрендә бу вазифа кече команда звеносы булып тора. Бүлекчә командиры янгын сүндерүчеләр һәм янгын сүндерү автомобильләрен йөртүчеләр белән турыдан-туры эшли. Читать дальше...