Кукмара балалар музыка мәктәбе 55 еллык юбилеен бәйрәм итте
(Кукмара, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районы Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды. Юбилей концертында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар катнашты. Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар килгән иде. Читать дальше...