Чирмешәндә Яңа елга ишегалларын матур итеп бизәүчеләрне бүләкләячәкләр
(Чирмешән, 25 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районы оешмалары һәм учреждениеләре ишегалларын Яңа ел бәйрәменә әзерли башлады. Чыршыларын иң матур бизәүчеләрне быел да бүләкләячәкләр. Район башкарма комитетының территорияләрне Яңа елга бизәү уңаеннан чыккан карары нигезендә игълан ителгән бәйге 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәне 24 декабрьдә ясаячаклар. Конкурста җиңү өчен авыл җирлекләре — бер, район үзәге оешмалары икенче номинациядә көч сынаша. Читать дальше...