Белем бирү оешмалары өчен санитария кагыйдәләре гамәлдә булу вакыты озайтылды
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында Россиядә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге турында санитария кагыйдәләренең гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Моңа кадәр кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварына кадәр иде.