Илшат Әминов халык санын алу турында: Россиядә татар булу - бик шәп
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен Казандагы стационар участокларның берсенә килде.
Ул милләте белән горурлануын әйтте, татар халкы — Россиядә дәүләт төзүче халыкларның берсе булуын искәртте, шуңа күрә аны сакларга һәм ярдәм итәргә кирәк.
«Россиядә татар булу — бик шәп. Татар — горур яңгырый», — диде ул, җанисәп анкетасын тутыргач.
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уза. Беренче этап нәтиҗәләрен 2022 елның 31 маенда, икенче этапныкын 2022 елның 31 декабрендә игълан итәчәкләр.