Иркутск янында Ан-2 очкычы һәлакәткә юлыккан, ике кеше үлгән
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Иркутск янында Ан-2 очкычы һәлакәткә очраган, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Самолет техник төзексезлек яки һава шартлары начар булу аркасында һәлакәткә юлыккан дип фаразлана. Очкычта барлыгы җиде кеше булган, хәзерге вакытта калган биш кешенең язмышын ачыклыйлар. ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолет бортындагы барлык кешеләр дә һәлак булган.