Актанышта 47 миллион сумга төзекләндерелгән кварталны ачу тантанасы булды
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Быелгы җәйдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Актаныш авылының 4 кварталы төзекләндерелде. Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр 4 кварталда яшәүчеләр белән төзелеш дәвамында очрашып торды. Халык киңәше белән, проектка үзгәрешләр дә кертелгән. Мәсәлән, кварталга керү юлы моңарчы берәү генә булып кыенлыклар тудырса, хәзер автомобильләр ике юлдан керә-чыга ала. Чүп түгү контейнерлары яңартылган, балалар мәйданчыклары да зурайтылган, яңа җиһазлар куелган. Төнге утлар куелган.
Барлык төзелеш эшләрен «Актаныш юллары» оешмасы һәм «Яран» ТМШ төзүчеләре башкарып чыккан. Киләчәктә ТМШ белән берлектә кварталдагы юллар арасына агачлар, чәчәкләр утырту, газон үләне чәчү планлаштырыла. Бүген биредә яшәүчеләр белән очрашкач, район башлыгы Энгель Фәттахов йортларга капиталь төзекләндерү үткәрәчәкбез дип яңарышның дәвамлы булачагын искәртте. Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәзер авыл белән шәһәр арасындагы аерманың юкка чыгуын, хәтта авылларның өстенлеге арта баруын әйтте: «Авылда чиста һава, табигать. Бүген республика җитәкчелеге исеменнән Актаныш халкына рәхмәт сүзләре генә әйтәбез. Сез республиканың социаль-икътисадый үсешенә бик зур өлеш кертәсез. Республика районнарын без һәрвакыт күзәтеп торабыз. Алар арасында Актаныш районы аерым бер урын алып тора. Сез бик матур урында яшисез. Күпсанлы республика программалары арасында „Безнең ишегалды“ программасы район үзәге, шәһәрләрнең йөзен матурлый, халыкның тормышын уңай якка үзгәртә», — диде ул.
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин төзүчеләргә, аларга ярдәмгә килгән, җыештыруда катнашкан биредә яшәүчеләргә рәхмәт әйтте, ишек алдын чиста-матур тотарга чакырды. 4 кварталда яшәүче Әлфисә Гыймазова рәхмәтен шигырь юллары аша җиткерде.