Татарстанда 206 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 206 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган. «Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 206 очрагы ачыкланган. Коронавирус пандемиясе башланганнан алып 31 720 кеше ковид йоктырган», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Татарстанда 9 700 кеше табиблар күзәтүендә, алар авыру кеше белән аралашкан яки аларда чир билгеләре күзәтелә. Бер тәүлектә коронавирустан 11 мең тест ясаганнар. Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше, ә пандемия башланганнан алып 25820 кеше коронавирустан терелгән.