Кукмара районында яшәүчеләр бәйрәм һәм ял көннәрендә ковидтан прививка ясата ала
![Кукмара районында яшәүчеләр бәйрәм һәм ял көннәрендә ковидтан прививка ясата ала](https://tatar-inform.tatar/attachments/3827efd0f9d1446f8b3ba2787545d52d845db4da/store/fill/780/440/d7ed747e3a87c98d15dd19eede1b18901265806b722d98137e58884da827/a5c8d170c2e3894bcba96a7b9d5f4146.jpg)
(Кукмара, 5 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Иванова). Кукмара районында яшәүчеләрнең бәйрәм һәм ял көннәрендә ковидтан прививка ясату мөмкинлеге бар. Бу турыда Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмында хәбәр ителә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрьдә вакцинацияләүне район үзәк дәваханәсенең терапия корпусында, 5 ноябрьдә поликлиниканың 223нче прививка кабинетында үтәргә була. Эш графигы 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
4 һәм 6 ноябрьдә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр «Фатыйма» сәламәтлек үзәгендә дә прививка ясатырга мөмкин.
5 ноябрьдә вакцинацияләүне районның барлык ФАПларында үтәргә була.
Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булу мөһим.