Удмуртиядә татар-башкорт көрәше буенча чемпионат була
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядә татар-башкорт көрәше буенча «Көрәш» чемпионаты узачак. Ярышлар 21 ноябрьдә Ижевск муниципаль спорт сараенда узачак. Чара Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган һәм татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәренең мөһим элементы булган билбау көрәше — төрки халыкларның традицион спорт төрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Көрәштә катнашу өчен 2003 елда туган яшүсмерләр һәм дүрт үлчәү категориясендә (65 кг, 75 кг, 85 кг га кадәр һәм 90 кг дан артык) өлкәннәр чакырыла.