Бөтендөнья татар конгрессы җанисәпкә кагылышлы сораулар өчен кайнар элемтә ачты
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барган көннәрдә кайнар элемтә эшләвен хәбәр итте. «Бу көннәрдә +7 (843) 236-59-16) телефонына шалтыратып яки Бөтендөнья татар конгрессы почтасына (tatar-congress@mail.ru) хат җибәреп, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин», диелә бу хәбәрдә.