Татарстанда капиталь ремонт буенча республика программалары 95 процентка үтәлгән
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларына 3,5 мең объект кертелгән (3481), ә финанс күләме 23 миллиард сумнан артып китә. Бүгенге көндә алар буенча эшләр күләме 95 процентка үтәлгән.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шулай дип белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министр сүзләренчә, 27 программаның 14е тәмамланган, аларга барлыгы 3 миллиард сумлык 1127 объект керә. Бу атнада халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру тәмамланган. Мәгариф өлкәсендә 413 объект кергән 3 программаның 413е - белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы үтәлеп килә.
Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 90 процентка башкарылган. 12 объект әзер, алтысында эшләр дәвам итә. Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасы кысаларында 4 объектта эш алып барыла, бишесендә тәмамланган. Тулаем алганда, үтәлеш күләме 91 процент тәшкил итә.
Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасына быел 6 объект кертелгән, шуларның дүртесе әзер. Ике объектта эш дәвам итә. Программа буенча төзү-монтаж эшләренең үтәлеше 95 процентка бәяләнә. Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр ахыргы стадиясендә – 18 объектның өчесендә эшне тәмамлыйсы калган.
Инженерлык инфраструктурасын яңарту программаларын гамәлгә ашыру буенча алты программаның икесендә эш дәвам итә. Бу – «Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы, анда 8 объектның алтысында эшләр төгәлләнгән. Ике объект финал стадиясендә. Төзелеш-монтаж эшләре 98 процентка башкарылган.
Соңгы этапта «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасы буенча соңгы объектта эш бара. Программага 37 объект кертелгән.
Программа чараларының блогын күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы тәмамлый. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, агымдагы датага лимит 98 процентка үзләштерелгән. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,4 миллиард сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.