Чаллы югары уку йортлары студентларының QR-коды булу әлегә рекомендация итеп әйтелә
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллының ике югары уку йортында бәйрәмнәрдән соң уку процессы көндезге форматта дәвам итте. Коронавируска каршы вакцинацияне раслый торган QR-код булдыру студентлар өчен әлегә рекомендация буларак билгеләнә, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Чаллы дәүләт педагогика университетында укулар элеккеге режимда дәвам итә. Монда Covid-19 коронавирусыннан студентларның 60 проценты һәм укытучыларның барысы да диярлек прививка ясаткан.
КФУның Чаллы институтында студентлар шулай ук көндезге форматта укый. Биредә укытучыларның 95 проценты вакцинация турындагы сертификатка ия.
«Чит ил студентлары вакцина алды. Югары уку йорты карамагындагы көллиятнең җитештерү практикасына бара торган 18 яшьтән зуррак күпчелек укучылары прививка ясатты. Калганнары — процесста», — дип хәбәр иткәннәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.