Татарстанда бу атнада кар явачак һәм 9 градуска кадәр суытачак
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда температура торышының җитди үзгәрүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразларда шул хакта хәбәр ителә. Иртәгә, 9 ноябрьдә, республикада чагыштырмача җылы һава торышы саклана әле. Әмма чәршәмбе, 10 ноябрьдә, һава шартлары үзгәрәчәк. Төнлә Татарстанда,нигездә, җепшек кар яварга мөмкин. Көндез төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан булачак, һава температурасы төнлә -1.. -6, көндез 0.. -4 градуска кадәр төшәчәк, дип белдерә синоптиклар. Пәнҗешәмбе, 11 ноябрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 4-9 градус салкын булган аз болытлы һава торышы саклана. Тик көндез һава торышы янә үзгәрәчәк: «чираттагы Атлантика циклонының атмосфера фронты янә күкне тыгыз болытлар белән каплаячак». Республиканың көнбатыш өлешендә җепшек кар явачак. Көндез +1.. -4 градуска кадәр җылыначак. Метеорологлар мәгълүматы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 12 һәм 13 ноябрьдә, Татарстанда циклонлы һава торышы саклана. Вакыты белән явым-төшем көтелә, нигездә кар рәвешендә. Һава температурасы төнлә нульдән 5 градуска кадәр һәм көндез +1дән алып -2 градуска кадәр булачак.