Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Рөстәм Миңнеханов тынычлык урнаштыру көчләренең өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты

0
Рөстәм Миңнеханов тынычлык урнаштыру көчләренең өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык — 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапин, ККШО Берләшкән штабы башлыгы генерал-полковник Анатолий Сидоров һәм башкалар катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгына өйрәнүләрне уздыру урыны итеп Татарстанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу — безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Хәзерге халыкара хәлләр шартларында безнең дәүләтләрнең барлык казанышлары ышанычлы рәвештә сакланырга тиеш», — диде ул. «Өйрәнүләр барышында без командирларның һәм солдатларның белем алуы һәм осталыгы камилләшүен күрербез, ККШОның тынычлык урнаштыру көчләрен заманча куллануга яңача якын килү формалашыр, дип өметләнәм. Өйрәнүләр безнең илләрнең куркынычсызлык системасын камилләштерү планнарын тулаем бәяләргә мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Александр Лапин ассызыклаганча, булачак «Какшамас туганлык — 2021» өйрәнүләре барышында хәрби хезмәткәрләр, Сирия Гарәп Республикасында һәм Үзәк хәрби округ гаскәрләре тарафыннан алынган тәҗрибәне исәпкә алып, тынычлык урнаштыру операциясен планлаштыру һәм үткәрү мәсьәләләрен этаплап эшлиләр. «Хәзерге шартларда потенциаль янауларны юк итү өчен күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлеге һәм бердәмлеге, шулай ук хәрби өлкәдә хезмәттәшлекне динамик рәвештә үстерү кирәк. Бездән иминлекне тәэмин итәргә һәм безнең илләрдә тынычлыкны сакларга тулы әзерлек таләп ителә», — диде генерал-полковник. Ачылу тантанасыннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ҮХО гаскәрләре командующие Александр Лапин җитәкчелек штабын һәм ККШО коллектив тынычлык урнаштыру көчләренең команда пунктын карадылар. Өйрәнүләрдә ККШОда катнашучы илләрнең кораллы көчләрен һәм хокук саклау органнарын тәкъдим итүче 1,8 меңгә якын кеше, шулай ук 300 берәмлеккә якын корал, шул исәптән 8 Ми-8 һәм Ми-24 вертолеты һәм Үзәк хәрби округның Су-34 күп функцияле истребитель-бомбардировщигы катнашачак. Чаралар 8 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр уза.





Губернаторы России
Москва

Три из пяти участков новой трассы на юго-западе Москвы завершены — Собянин





Москва

Сотрудники Росгвардии задержали устроившего стрельбу с балкона мужчину в Подмосковье 


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин анонсировал старт летнего сезона «Спортивных выходных»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Дима Билан

Дима Билан, MACAN и 10AGE вошли в число артистов VK Fest в Петербурге




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Бойцовская лига «Наше Дело» представит спортивную зону на Дне России

САРАТОВСКИЕ СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ЗАНЯЛИ ПРИЗОВЫЕ МЕСТА НА ЧЕМПИОНАТЕ ПО СПОРТИВНОМУ ОРИЕНТИРОВАНИЮ

Марафон серий «Команды МАТЧ» на телеканале «СуперГерои» ко Дню защиты детей


Мария Шарапова

Теннисистка Мария Шарапова снялась в красном облегающем платье



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России