Саба Җәмигъ мәчетендә иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр
![Саба Җәмигъ мәчетендә иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/8f3532fba93b5e589ab9eb162012c8d287b4fdf5/store/fill/780/440/87bb65625b0f66b7462b20d08206fb6c5acb701794e2ef7b7ca895669b62/6188b04a81ffe_1.jpg)
(Саба, 9 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» ). Балаларның каникул көннәрендә, Саба Җәмигъ мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһу галәйһивәссәлам туган Мәүлид ае хөрмәтенә «Мин ислам динен ни өчен яратам?» дигән иҗади бәйге үткәрелде. Конкурста 7-14 яшьтә булган утызлап бала катнашты. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә ия булды. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында төгәлләнде.