Көзге чакырылышта Зәйдән 53 егет хәрби хезмәткә алыначак
![Көзге чакырылышта Зәйдән 53 егет хәрби хезмәткә алыначак](https://tatar-inform.tatar/attachments/39c05a45e1a72bf01d87c28df1df8ceffbd7943c/store/fill/780/440/88bc26bd7936c6fd26f0060210eb78941b8f866a8326fa0273369063436b/61891c380cc13_DSC06238.jpg)
(Зәй, 9 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Николай Шамионов). Зәй районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Хәбәр ителгәнчә, көзге чакырылышта районнан хәрби хезмәткә 53 егетне алу каралган. Кичә комиссия алдына 14 егет басты. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, Зәй районы Татарстан хәрби комиссариаты куйган йөкләмәне уңышлы үтәячәк. Егетләрне армиягә озату ике мәртәбә оештырылды. Шунысын да әйтик, бу чакырылышта да берничә Зәй егете Әстерхан өлкәсенең район белән тыгыз элемтәдә торучы хәрби частьта хезмәт итәчәк. Шәһәрнең армия хезмәте өчен машина йөртүче һөнәрен махсус үзләштергән Дмитрий Пляшев шундыйрак фикердә. «Мин 2нче мәктәпнең IX сыйныфын тәмамлаганнан соң, КФУның Чаллы филиалында программалаштыру һәм компьтерлар системалары белгечлеге буенча белем алдым. Армиягә теләп китәм. Минем әтием дә Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәде, Германиядә хезмәт итте», — диде ул. Район башлыгы, шулай ук комиссия әгъзалары егетләргә хезмәтләрендә уңышлар, хәрби частьлардан алар турында яхшы хәбәрләр генә килеп торуын теләде.