Мәгариф министрлыгы рус теле кагыйдәләрен заманчалаштыра
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы рус теле кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Ведомствода хәзер рус теле 60 ел элек — 1956 елда кабул ителгән «Рус орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләре» җыентыгына таяна, дип күрсәттеләр.
«Яңа җыентык <...> кагыйдәләрне тагын да тулырак итәчәк, аларны рус теленең хәзерге торышына һәм аның турында фәннең актуаль дәрәҗәсенә туры китерәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инициатива авторлары искәртеп узганча, бу вакыт эчендә телгә яңа сүзләр һәм конструкцияләр кергән, алар бүгенге көнгә кадәр регламентлаштырылмаган. Моннан тыш, җыелмада юкка чыгарырга кирәк булган кайбер җитешсезлекләр ачыкланган.