16 ноябрьдән Күп функцияле үзәктә вакцинация турында кәгазь сертификат алып булачак
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдән башлап коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтү турындагы басма вариантны Күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин булачак, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә. «Күпләр өчен мондый вариант уңайлы. Бу дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән яки сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгару мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль», — диде Мишустин бүген Координация советы утырышында. Прививка ясатучылар автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында электрон сертификат ала һәм теләгән очракта аны, 16 ноябрьдән башлап, Күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә кәгазь вариантта алып була. Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, россиялеләргә әлеге хезмәттән файдалану уңайлы булсын өчен, кәгазь сертификатлар бирүне оештыру йөкләнде.