Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан агломерацияләрен үстерү тәҗрибәсен тәкъдим итте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының «Россия Инновацион регионнары ассоциациясе» (АИРР) икътисади хезмәттәшлек ассоциациясе күзәтчелек советы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов - АИРР Советы Рәисе - очрашуда катнашучыларга агломерацияләр үсешендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте. Ул бу бик мөһим мәсьәлә булуын, илнең күп субъектлары өчен актуаль икәнлеген искәртте.
Әйтик, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясе нигезендә, Татарстанда өч агломерация — Казан, Кама, Әлмәт агломерацияләре билгеләнгән. Алар территориясендә 3 млн кеше яши, бу Татарстан халкының 77 процентын тәшкил итә, ә тулай төбәк продуктының өлеше 80 проценттан артык.
«2019 елда Россиянең пространство үсеше стратегиясе кысаларында субъектларда агломерацияләр исемлеге төзелде. Шул ук вакытта анда Әлмәт исәпкә алынмаган, — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. — Россия Икътисади үсеш министрлыгына төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алып агломерацияләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм».
Моннан тыш, Татарстан җитәкчесе моношәһәрләрне үстерү мисалында агломерацияләрне үстерү буенча системалы эш оештырырга тәкъдим итте. Ул искәрткәнчә, Министрлар Кабинеты моношәһәрләрнең критерийларын һәм исемлеген раслаган, илдә аларны үстерү программасы эшли, шул исәптән тиешле финанслау фонды булдырылган.
Бу ярдәм Татарстан моношәһәрләрендә 12,5 мең эш урыны булдырырга ярдәм итте. Бу тәҗрибәне агломерациягә күчерү аларның уңышлы үсешенә ярдәм итәчәк, дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.
Шулай ук утырыш барышында ассоциациянең элеккеге Совет составының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды һәм аның яңа составы сайланды. АИРР Күзәтчелек советы рәисе итеп РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин сайланды.