Эксперт киләчәктә кием кибетләре ябылу ихтималы турында фаразлады
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Аңлап куллану тренды 2035 елга Россиядә кием кибетләренең 20 проценты ябылуга китерәчәк, дип белдерде РИА Новостига Beinopen мода индустриясен үстерү институтына нигез салучы, Илкүләм технологик инициативаның WearNet эшче төркеме җитәкчесе Алексей Баженов. Пандемиядә онлайн-сату ике тапкыр арткан, гомуми сату күләменең 15 процентына кадәр, шул ук вакытта кибетләрнең 40 процентка кадәре ябылган, нигездә, бу аларның e-commerce форматына күчүгә әзер булмавы аркасында килеп чыккан. Кулланучылар дөньясы аларның ябылуы белән үзгәрмәде, бу исә кешеләргә шундый кибетләрнең күп булуы һәм мондый күләмдә әйберләрнең кирәк түгеллеген раслады. Эксперт бәяләвенчә, шул шартларда 2035 елга Россиядә ритейлерларның тагын 20 проценты ябыла”, - диде Баженов. "Элек журналлар, телевидение, брендлар зур гардеробның кирәклеген әйтсә, хәзер исә бу журналларның барысы да аңлап куллану, кирәкмәгән әйберләрнең күләме кешенең үзенә дә, әйләнә-тирә дөньясына да зыян китерүе турында сөйли", - дип аңлатты ул.