Россиядә узган тәүлектә коронавирустан 1211 кеше үлгән – бу яңа антирекорд
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан тәүлек эчендә үлем очраклары буенча яңа антирекорд куелган - 1211 кеше инфекция корбаны булган, дип китерелә оператив штаб мәгълүматларында.
«Соңгы тәүлектә 1211 үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итә ведомство.
Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (95), Санкт-Петербургта (88) һәм Краснодар краенда (47) теркәлгән.
Алдагы антирекорд 4 ноябрьдә теркәлгән иде, ул чакта коронавирустан үлүчеләр саны 1195 кеше булды. Эпидемия башланганнан бирле Россиядә 249 215 кеше үлгән.
Узган тәүлектә 39 160 кеше Covid-19 вирусыннан авырый башлаган. Мәскәүдә (5 287), Мәскәү өлкәсендә (2 818), Санкт-Петербургта (2 680) һәм Самара өлкәсендә (1 873) авыручылар аеруча күп.
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Төбәкләр инфекция таралуны туктату өчен вакцинация темпларын арттырырга тырышалар. Искәртеп узабыз, эпидемия вазгыяте начараюы сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итте. Төбәк хакимиятләре эпидемиология торышына карап, режимны мөстәкыйль рәвештә озайтырга мөмкин. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу карарны Росииянең биш субъекты кабул иткән.