Мишустин: Эшләмәгән көннәр Россиядә ковид авыруы темпларын киметергә ярдәм итте
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә кертелгән эшләми торган көннәр Covid-19 белән авыручылар санын киметергә ярдәм итте. Моннан тыш, төбәкләргә пандемия белән көрәшү һәм зарарланучылар санын киметүгә ярдәм итү өчен акча бүлеп бирелә, дип сөйләде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.
«Кайбер төбәкләрдә авырулар санының темплары кимүгә бара. Анда аларны, шул исәптән дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча эшләми торган көннәрне кертү нәтиҗәсендә, киметергә мөмкин булды», — дип сөйләде ул коронавирус белән көрәш буенча Координация советы утырышында.
Хөкүмәт башлыгы федераль үзәк төбәкләргә максималь ярдәм күрсәтә, аерым алганда, Covid-19 авырулары өчен дарулар сатып алырга акча бирә, кислород һәм медикаментларга көн саен мониторинг үткәрә, дип өстәде. Моннан тыш, 2022 ел ахырына кадәр теркәү таныклыклары һәм препаратларның вакытлыча әйләнешенә рөхсәтләр гамәле озайтылды.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә йөкләнешне киметү өчен барлык ресурслар, шул исәптән оборона Министрлыгы мөмкинлекләре җәлеп ителә. «Иң мөһиме - медицина оешмаларының ихтыяҗларын алдан фаразларга, запасларны формалаштырырга, алга карап эшләргә кирәк», - диде Мишустин.
РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны иң югары ноктасын туктатырга тиешлекне, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттырырга кирәклекне искәрткән иде.