Рөстәм Миңнеханов: Бүген Саклык банкы төркеме инновацияләр буенча әйдәп бара
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Саклык банкы төркеме бүген инновацияләр буенча әйдәп баручы санала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саклык банкы» гавами акционерлык җәмгыятенең 180 еллыгына багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә Саклык банкы төркеме банк, цифрлаштыру, ясалма интеллект өлкәләрендә иң заманча алымнардан файдаланып, инновацияләр буенча әйдәп баручы санала», - диде республика Президенты. Ул Саклык банкының 180 ел эчендә бер касса һәм җиде кешелек штаттан гаять зур экосистемага кадәр озын юл узуын билгеләп үтте. Бүген банк миллионлаган кешегә хезмәт күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы җитәкчелегенә Татарстанда төрле проектлар гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт әйтте һәм хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул банк хезмәткәрләрен юбилей белән котлады, шулай ук Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. «Татарстан банкы» бүлеге бинасында узган тантанада «Саклык банкы» гавами акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин да катнашты.