Тукай районында котыру авыруы буенча карантин кертелде
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлегендә котыру авыруы ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. «Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта.