Россиядә күп балалы гаиләләр саны арткан
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ике миллионнан артык күп балалы гаилә яши, аларда 6,6 миллион бала тәрбияләнә, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «2010 елда гына да Россиядә 980 мең күп балалы гаилә бар иде, хәзер ике миллионнан артык, аларда 6,6 миллионнан күбрәк бала тәрбияләнә», - диде ул журналистларга.