Метанол белән агуланган студентларның тагын берсен Мәскәүдә хастаханәгә салганнар
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда метанол белән агуланган студентларның тагын берсен Мәскәүдә хастаханәгә салганнар.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр иткәнчә, Казанда дустының туган көнен бәйрәм иткәндә метанол белән агуланган тагын бер студент кызны Мәскәү хастаханәләренең берсенә салганнар.
«Студент кыз Мәскәү хастаханәсендә ята. Ул реанимациядә стабиль авыр хәлдә, үз аңында», — ди Насыйбуллина.
Шулай ук тагын бер кызның Башкортстанга китүе билгеле. Аның сәламәтлеге турында әлегә белешмә юк.
Казанда агуланган студентларга ялган хәмер саткан дүрт кеше тоткарланды , дип хәбәр иткән идек.