Чүпрәледә кышкы саклауга куелган техниканы тикшерделәр
(Чүпрәле, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як », Римма Мәүлетова). Чүпрәле районында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерделәр.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Агроуниверситетның машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар һәм агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре, «Гостехнадзор»ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм башкалар кергән иде.
Тикшерү эше «Эталон-Агро» җәмгыятеннән башлады. Аннары «Цильна» җәмгыятендә, Дементьев исемендәге агрофирманың Уби кустында, Городище филиалында, «А. А. Низамов» крестьян-фермер хуҗалыгында дәвам итте.
Дементьев исемендәге агрофирма, КФХнда, «Цильна» җәмгыятендә механизаторлар тарафыннан техниканы пычрактан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, тәгәрмәчләрне кояш нурлары йогынтысыннан һәм атмосфера явым-төшемнәреннән саклау буенча зур эш башкарылган. Комиссия техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү программаларының эшләнгән, ремонт бригадалары булдырылган булу, машина-трактор паркы территориясен төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының кышкы эшләргә әзерлеге дә бәяләде.
Комиссия районда техниканы һәм комбайннарны кышкы саклауга кую һәм ремонтлауны оештыру эшен югары бәяләде.
Ришат Хәбипов «Дуслык» сугым цехын, «Дуван бакчалары» ширкәтен һәм «Исток» сөт эшкәртү цехын да карады.