Әлмәттә ике машина бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән
![Әлмәттә ике машина бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән](https://tatar-inform.tatar/attachments/fee3dab4a01d5d3c7f3939484d0ddd1f1f9a9f34/store/crop_and_fill/0/0/1040/780/780/440/5a3f71520434777f0a81b47effb8ed9fcce30e77fa48f6675af56787989f/27ad4d9c66d6476cb44b0b77cf1b767d%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төн уртасында Әлмәт шәһәренең Совет урамында юл һәлакәте булган. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә «Лада» һәм Hyundai автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» юл читенә төшеп киткән, ә Hyundai юлга аркылы баскан.
«Авария булган урыннан зыян күргән өч кешене алып киттеләр. Чит ил автомобиле белән хатын-кыз идарә иткән — ул кулы авыртуга зарланды. Моннан тыш, „Лада“ның йөртүчесе һәм пассажиры да төрле тән җәрәхәтләре алган. Барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар.