Эксперт ковид белән авырганда үз-үзеңне дәвалау үлемгә китерергә мөмкин дип кисәтте
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырганда үз-үзеңне дәвалау үлемгә китерергә мөмкин, чөнки чир бик тиз үсеш ала. Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Филатов исемендәге 15нче клиник хастаханәсе баш табибы Валерий Вечорко үзенең Telegram-каналында шулай дип кисәтте. «Дәвалау процедурасына чирнең ни дәрәҗәдә катлаулы узуына карап төзәтмә кертелә. Бу барлык препаратларга да кагыла. Теге яки бу даруны билгеләү турындагы карарны табиб кына кабул итә ала. Пандемиядән соң антибиотикларны контрольсез куллану нәтиҗәсендә резистент бактерияләр саны берничә тапкыр артачак», — дип язган белгеч. Ул билгеләп үткәнчә, күпләр әлеге куркыныч авыруны гадәти ОРВИ белән чагыштыра һәм аңа бик җиңел карый, шуннан соң реанимация бүлегенә эләгә. Вечорко салкын тиюнең беренче симптомнары күзәтелгәндә үк, коронавирус йоктыру куркынычын булдырмас өчен, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.