Питрәч районында балалар китапханәсенә ачылуга 70 ел тула
(Питрәч, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Алга» , Гөлшат Куделькина). Питрәчнең балалар китапханәсендә 70 еллык юбилейга әзерлек бара. Төрле конкурслар игълан ителде, аларда бөтен районнан яшь китап укучылар катнаша.
Балалар китапханәсенең уку залында балалар белән очрашулар үткәрелә. Алар «Мастерилка», экологик клуб, «Буратино» библио-студиясе кебек клубларда шөгыльләнә. Бүген китапханә фондында барлыгы 20 мең данәдән артык китап бар.
Бирегә әбиләр, әти-әниләр, балалар килә. Кемгә нәрсә ошый, сайлап бирәбез, — дип сөйли уку залы китапханәчесе, 35 ел элек китапханәче булып эшләүче Чулпан Рәхимова.