Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге берничә төзелеш проектын хуплады
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә кайбер төзелеш проектларын гамәлгә ашыруны хуплады.
Аңа шулай ук Шамов хастаханәсенең өченче чираты, Зөя утрау-шәһәрлегендә йортлар төзү һәм аларны реконструкцияләүгә бәйле проектларны тәкъдим иттеләр. Фикер алышу тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствовара комиссия утырышы кысаларында узды.
Чарада катнашучылар Адмиралтейская, Яхин, Мәскәү, Нариманов, Габдулла Тукай һәм Курашов урамнарында торак төзүгә кагылышлы берничә инвестиция проектын хуплады. Президент торак йортлар төзү һәм социаль инфраструктура булдыру эшләрен бер үк вакытта алып баруның әһәмиятен искәртте.
«Торак комплекс төзелеше балалар бакчасы, мәктәп кебек социаль объектларны үстерү белән бергә алып барылырга тиеш», — дип белдерде ул.
Республика Президенты Петербург урамындагы ике проектка (кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс һәм сәүдә-кунакханә комплексы) игътибар юнәлтте. Әлеге объектларның барлыкка килүе инде болай да тулган Тихомирнов урамында машиналарның тагын да артуына китермәсме, диде ул һәм әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты.
«Бу проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә юлларда коллапс барлыкка килүенә юл куярга ярамый», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Комиссия әгъзалары шулай ук Шамов хастаханәсе комплексының өченче чираты проекты белән дә танышты. Бина гомуми стилистикага гармонияле рәвештә туры килсен өчен фасадны бизәүдә өстәмә эшләрне тәмамларга кирәк.
Чарада шулай ук Подлужная урамындагы «Казанка» ярдәмче станциясе бинасын төзекләндерү, Октябрьнең 25 еллыгы урамында Россия Федераль салым хезмәте ТР буенча районара инспекциясенең административ бинасын яңарту проектлары һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә торак йортлар төзү, аларны реконструкцияләү буенча өч заявка хупланды.
«Барлык объектлар да лаеклы. Зөя утрау-шәһәрлегендә эш дөрес юнәлештә бара. Һәр яңа йорт утрауның бизәге булырга һәм аның архитектур күренешен бозмаска тиеш», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Лаешта Җәмигъ мәчете комплексын төзүгә кагылышлы проектны да тикшерде. Комиссия әгъзалары фикеренчә, проект эшләп бетерүне таләп итә.