Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучыларга яңа әсбаплар тараттылар

0
Төмәндә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучыларга яңа әсбаплар тараттылар

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаева татар телен өйрәнүчеләргә яңа дәреслекләр бирүләре турында яза. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар өчен яңа уку китапларын Төмән өлкәсенең «Истоки» татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр коммерцияле булмаган партнерлыгы Тубыл шәһәрендәге 15, 17 нче мәктәпләргә, районнарда урнашкан авыл мәктәпләренә тараттылар. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, түгәрәкләрне дә мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлекләр барлыгы турында әлеге оешма рәисе Әлфия Әхтәм кызы Петухова сөйләде. «Дәреслекләрне, уку китапларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы безгә бушлай җибәрде. 100 процентка дәреслекләр белән тәэмин ителмәсәк тә, безгә бу зур ярдәм. Алар безнең Төмән мәгариф һәм фән департаменты белән хезмәттәшлектә эшлиләр. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты яңа китаплар алу өчен гариза яза. Дәреслекләрне сатып алу мәктәпнең үз җаваплылыгы зонасы, күпме сатып алырга кирәклеген үзебез хәл итәбез. Без дәреслекләр белән тәэмин ителгән булсак та, Татарстан аларны Төмән өлкәсе мәктәпләренә ярдәм йөзеннән өстәмә фонд буларак җибәрә. Бу юлы укучыларыбызга, укытучыларга ошаган уку китапларын, дәреслекләрне алып килделәр. Кемдер алар буенча эшли инде, кемдер беренче тапкыр күрде. Алар безнен китапханә фондларын ныгытты. Мәктәпләрдә кайчагында балалар саны арта, ә дәреслекләр, уку китаплары җитми. Шуңа күрә яңа уку китапларына һәр мәктәп шатланды, рәхмәтләрен әйтте. Мәктәпләр һәм «Истоки» оешмасыннан Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгына без рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы, «Истоки» оешмасының әгъзасы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова Вәчир, Дегтярева, Казанлы авыллары мәктәпләренә китаплар тапшырылганы турында әйтте.  «Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында төзелгән уку китаплары буенча эшләү уңай. Безнең мәктәпкә татар теле дәреслеге — 1-11, әдәбият 10-11 сыйныфларга бирелде. Дәресләр кызыклы, эчтәлекле үтсен өчен презентацияләр, әңгәмәләр, аудио, видео мәгълүмат, яңа заманча технологияләр кулланып укучыда иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле һәм әдәбиятка мәхәббәт уятырга, ныклы белем бирү өчен һәр татар теле һәм әдәбият укытучысы тырышып эшли. Хәзер инде яңа әсбаплар буенча эшләү укытучыга да, укучыларга да күңеллерәк, уңайлырак булыр», — дип фикерләре белән уртаклашты.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о развитии системы социальной помощи в Москве





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о развитии системы социальной помощи в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Песня

Жителей и гостей Тульской области приглашают на музыкальный фестиваль "Песни Бежина луга"




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Юбилейные медали получат почти 6 тысяч бамовцев

Объявлены итоги XIII конкурса «Вместе в цифровое будущее»: лидируют темы ИИ, кибербезопасности граждан и цифровизации отраслей народного хозяйства

Рюдигер может пропустить матч сборной Германии в ⅛ финала Евро, пишут СМИ


Уимблдон

Тарпищев: У Рублева есть сложности со здоровьем, но он хочет сыграть на Уимблдоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Anthony Joshua-Daniel Dubois: Two-Weight World Champion Has No Doubt Who Hits Harder



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России