Иртәгә Санкт-Петербургта татар медиа бергәлеге вәкилләре катнашында медиафорум була
![Иртәгә Санкт-Петербургта татар медиа бергәлеге вәкилләре катнашында медиафорум була](https://tatar-inform.tatar/attachments/9b5afd8c18977228ed147e27081252a2ffb9d800/store/crop_and_fill/0/0/1600/900/780/440/6455997359887d68ce97d7269ba430fa0f0f504a0e513d062ca4c4bbd5d2/4222_n2032219_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Piter.tatar порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, татар медиа бергәлеге вәкилләре белән традицион медиафорум үткәрә. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фикер алышуның төп темасы татарча коммуникация өчен шәхси платформалар үсешенә багышлана. Россия һәм чит илләрдә медиа киңлекнең шәхси секторы вәкилләре белән таныштыру максатыннан, III Санкт-Петербург татар медиафорумы-2021 алда торган чараның темасын «Татар коммуникация платформалары („Йөзгә-йөз“)» дип билгеләгән һәм коммуникация каналлары тормышында онлайн-фактор дәлиле буларак PTMF | ПТМФ хештегын керткән. #PTMF медиафорумы 21 ноябрьдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәме белән ZOOM платформасында узачак, Piter.tatar порталының YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Чара Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә башлана. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Piter.tatar проектының баш редакторы һәм авторы Равил Закиров медиафорумда катнашучылар һәм тыңлаучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итәчәк, диелә хәбәрдә.