Рөстәм Миңнеханов QR-кодлар турында: Транспорт – коронавирус иң тиз йога торган урын
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбедән башлап Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле кайбер чикләүләр кертелә.
Балигъ булган кешеләр җәмәгать транспортына QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ белән генә кертеләчәк, ә 60 яшьтән узган һәм прививка ясатмаган гражданнарның юл йөрү билетлары гамәлдән чыгарылачак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Транспорт — чир бик тиз йога торган зона ул. Әлбәттә, кешеләр бу яңалыкка төрлечә карый, әмма бездә башка вариантлар юк. Әлеге юлны үткән илләрдә вазгыять инде тотрыклы төс ала», — дип искәртте Татарстан Президенты.
Республикада коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке булып кала, әмма өлкәннәр арасында вакцинация дәрәҗәсе һаман да бик түбән — 49 проценты кына.
«Өлкән яшьтәге кешеләр чир йоктыру куркынычы югары булган төркемгә керә, чөнки алар коронавирусны бик авыр кичерә, — дип искәртте ТР Президенты. — Ковид бүлекләрендә авыруларның күпчелеген 60 яшьтән узган кешеләр тәшкил итүенә игътибар юнәлтәсем килә. Үлем-китемнең 85 проценты шулай ук аларга туры килә».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре җитәкчеләрен ТР баш санитар табибының вакцинаның беренче дозасын алмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерүгә кагылышлы карарын үтәргә чакырды. Вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документы булган яки соңгы ярты елда коронавирус белән авырган хезмәткәрләр генә биредә искәрмә булып тора.
«Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә карарның даими үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Сезнең хезмәткәрләр сәламәт булырга, коллегалары һәм үз гаиләләре өчен куркыныч тудырмаска тиеш. Җитәкчеләр бу мәсьәләгә җаваплы караган урыннарда эш бик яхшы бара. Башка юл булмаячак. Без моны катгый контрольдә тотачакбыз», — дип искәртте ул.
ТР Президенты мәгълүматлары буенча, Татарстанда көн саен 15-30 мең кеше коронавируска каршы прививка ясата. 1,9 миллион кеше вакцинаның беренче дозасын алган инде, 1,4 миллион кеше тулы курс узган. 54 мең кеше ревакцинация үткән.